+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
13 ноябрь 2020, 17:50

Яңа уку елын 1 октябрьдә башларга уйлыйлар...

Экспериментны 2023 елның 31 августына кадәр үткәрү күз уңында тотыла.

Дәүләт думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Максим Зайцев (ЛДПР) Русия парламентының түбән палатасына төбәкләр мәктәптә уку елы башлануны 1 октябрьгә күчерү хокукын алачак закон проектын кертәчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Экспериментны 2023 елның 31 августына кадәр үткәрү күздә тотыла.

Русия субъектында мондый эксперимент үткәрү өчен тиешле закон кабул ителергә тиеш. Экспериментта әлеге төбәкнең барлык мәктәпләре катнаша ала.
Уку елы 1 октябрьдә башланачак учреждениеләр, укучылар аларны тулы күләмдә үзләштерсен өчен, уку-укыту программаларын эшләргә тиеш булачак. Дәүләт йомгаклау аттестациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан билгеләнгән вакытта узачак, дип ассызыклана.
Фото: activityedu.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Ya-a-uku-elin-1-oktyabrd-bashlarga-uyliylar-543525/
Читайте нас: