+1 °С
Ясно
Образование
6 Октября 2020, 11:45

Мәктәп ашханәләрендә үзебездә үскән алмалар булсын!

Радий Хәбиров республикада алма җитештерүне үстерүче эшкуарларга ярдәм итәргә тәкъдим итте.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Әгәр безнең күпсанлы балалар учреждениеләре менюсында алмалар каралган булса, бу үзебезнең тәмле, сыйфатлы һәм файдалы ризык булырга тиеш, бу мәсьәләне карагыз", – диде республика Башлыгы.

Республикада бакчаларның мәйданы 9 мең гектар тәшкил итә, шуларның 86 проценты – шәхси ярдәмче хуҗалыкларныкы. Узган елда төбәктә 399 тонна җиләк-җимеш җыеп алынган, алар, нигездә, көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатылган. Шул ук вакытта юнәлешнең үсеш потенциалы бик зур.

Хөкүмәт вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, алмагач бакчалары өчен мәйданнарны арттыру эше бара. Мәсәлән, узган елда Чишмә җиләк-җимеш питомнигында алма 11 гектар булса, быел ике тапкыр күбрәк.

Бакчачылык программалары, җиләк-җимеш культуралары үстерү белән бәйле эшчәнлек төбәк Хөкүмәте тарафыннан 2021-26 елларга кадәр расланган “Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын көйләү” дип аталучы яңартылган дәүләт программасы кысаларында ярдәм алачак.

Фото: aredi.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/M-kt-p-ashhan-l-rend--zebezd--sk-n-almalar-bulsin-485847/
Читайте нас