-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Образование
30 сентябрь 2020, 13:50

800 меңнән артык педагог өстәмә акча алачак

Акчалар Укытучылар көненә кадәр бирелеп бетәчәк.

5 октябрьдә билгеләп үтелүче Укытучылар көненә кадәр 800 меңнән артык сыйныф җитәкчесе сентябрь өчен өстәмә акча алачак, дип белдерде мәгариф министры Сергей Кравцов Русия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән уздырган киңәшмәсе барышында.

Кравцов сүзләренә караганда, сыйныф җитәкчелеге өчен педагогларга түләүләр өзеклексез бара, барлык кирәкле акчалар да күчерелгән. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге өстәмә башка түләүләрдән аерым исәпләнә, бу аларның кимүенә юл куймаска мөмкинлек бирәчәк.

Элегрәк Путин сыйныф җитәкчелеге өчен түләүләр белән өзеклекләргә юл куймауны таләп иткән иде.
Фото: activityedu.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/800-me-n-n-artik-pedagog-st-m-akcha-alachak-477074/
Читайте нас: