Русиянең 95 мәктәбе дистанцион эш форматына күчерелгән. Бу хакта Русия мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушкога сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
"Без мәктәпләр буенча көн саен мониторинг алып барабыз, 5, 7 яки 14 көнгә карантинга ябыла торган аерым сыйныфларның санын күрәбез. Коронавирус аркасында дистанцион укытуга күчкән мәктәпләр саны бүгенге көндә 95. Бу сан бик азга гына арта бара, шул ук вакытта мәктәпләрнең бер өлеше карантинга ябылганнан соң кире ачыла, әмма ниндидер яңалары барлыкка килә", — ди Глушко.
Урынбасар профилактик һәм санитар таләпләрне барысы да үтәгән очракта, Русиядә дистанцион укытуга массакүләм күчү булмаячак, дип белдерә.