+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
22 сентябрь 2020, 13:40

Директор да түзә алмаган...

Бер укучы бөтен мәктәпне куркытып тоткан.

Көньяк Сахалинда 21нче мәктәп директоры эштән киткән. Моңа өченче сыйныф укучысының сыйныфташларын куркытып тотуы сәбәпче булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Көньяк Сахалин мәктәбендә җәнҗал инде икенче ел дәвам итә. Тәртипсез укучы бөтен сыйныфны куркытып тота һәм дәресләрне өзә. Узган елда аны өйдә укытуга җибәргән булалар, ә быел мәктәпкә кайтырга рөхсәт иткәннәр, әмма ул үзен агрессив тотуын дәвам итә.

Нәтиҗәдә, башка укучыларның әти-әниләре мәгариф учреждениесе бинасы янында санкцияләнмәгән пикетка чыккан. Шуннан соң баланы читтән торып укуга күчергәннәр.
Фото: iz.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Direktor-da-t-z-almagan-465443/
Читайте нас: