+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
3 сентябрь 2020, 15:55

Дистанцион белем алуга гына күчәрбезме?..

Русия Президенты Владимир Путин мондый "имеш-мимешләр"гә ачыклык кертте.

Уку елы гадәти форматта башланды, әмма дистанцион укыту турындагы имеш-мимешләр һаман да танмый. Еш кына: "Озакламый традицион укыту юкка чыгарга мөмкин, балалар дистанцион белем генә алачак", дигән сүзләргә ышанырга кирәкми. Моны ил Президенты Владимир Путин да үз чыгышында ассызыклады.

- Безнең илдә беркем дә тулысынча дистанцион укытуга күчәргә җыенмый. Бу уку алымы безнең максатка ярашлы түгел, һәм, кабатлам әйтәм, мондый планнар юк, - диде Путин.

Президент, дистанцион алым традицион ысулны алыштыра алмый, дип өстәде.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Distantsion-belem-aluga-gina-k-ch-rbezme-437211/

Фото:materinstvo.ru
Читайте нас: