+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Образование
1 сентябрь 2020, 14:30

Белем көне белән!

Башкортстанда быел 488 602 мәктәп укучысы парта артына утыра.

Быел Русия буенча якынча 1,9 миллион бала беренче сыйныфка укырга китте, барлыгы 17 миллион мәктәп укучысы өчен яңа уку елы башланды. Бу хакта Русия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, бөтен ил буенча 36 485 белем бирү оешмасы уку елы башлануга әзер. Министр, шулай ук, 2025 елга 1,5 миллион урынга исәпләнгән 1750 мәктәпне файдалануга тапшыру планлаштырылганлыгын да белдерде.

Башкортстанда быел 488 602 мәктәп укучысы парта артына утыра, шуларның 55 меңгә якыны — беренче сыйныфка бара.

Яңа уку елы яңа ачышларга, уңышларга бай булсын! Укытучыларны һәм укучыларны шушы истәлекле көн белән тәбрик итеп, һәммәгезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар телибез!
Фото school4-megion.ru
Читайте нас: