+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Образование
4 август 2020, 13:30

Яңа уку елында вузларда битлек киеп йөрү мәҗбүри булачак

Педагоглар һәм студентлар битлекләрне каян аласылары да билгеле.

Яңа уку елында югары уку йортларында студентларга һәм укытучыларга битлек белән йөрү мәҗбүри таләп булачак. Бу хакта Русия Фән һәм югары белем министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Битлекләрне югары уку йортлары бирергә тиеш дип билгеләнә. COVID-19 антитәнчекләре булуы расланган студентлар һәм укытучылар битлексез йөри ала. Моның өчен тиешле белешмә тапшырырга кирәк. Лекцияләр уку вакытында укытучыларга битлекләр кимәскә рөхсәт ителә.

Моннан тыш, һәр вузда көндәлек термометрия оештырылачак, аудиторияләрдә һаваны даими зарарсызландыру өчен җиһазлар урнаштырылачак.

Фото: activityedu.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Ya-a-uku-elinda-vuzlarda-bitlek-kiep-y-r-m-b-ri-bulachak-394646/
Читайте нас: