+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
30 апрель 2020, 13:10

Быел колледжларга керү тәртибе ничек булачак?

Тиешле боерык проектын Русия Мәгариф министрлыгы әзерләгән.

Быел урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә документларны почта яки Интернет аша тапшырырга мөмкин булачак. Тиешле боерык проектын Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләгән. Документ норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган.
Боерык колледжларга кабул итү һәм быел укырга керү сынаулары үткәрү үзенчәлекләрен билгели. Кабул итү турында гариза һәм кирәкле документларны почта элемтәсе операторлары ярдәме белән бирергә мөмкин булачак.
Моннан тыш, көндезге уку формасына документлар кабул итү 25 августта тәмамланачак, әмма соңгы БДИ һәм төп дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләрен игълан иткәннән соң, 20 көннән дә иртәрәк түгел.
Көндезге формага керү имтиханы үткәрүне таләп итә торган программалар буенча документлар кабул итү 15 августта тәмамланачак, әмма мәктәп укучылары өчен соңгы дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләрен игълан иткәннән соң, 10 көннән дә иртәрәк түгел.
Белем бирү учреждениеләрендә буш урыннар булган очракта, документларны кабул итү 25 ноябрьгә кадәр озайтылачак.
Бу чаралар абитуриентларның коронавирус инфекциясе белән зарарлану куркынычын киметергә мөмкинлек бирер дип көтелә.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Biel-kolledglarga-ker-t-rtibe-nichek-bulachak-245553/
Читайте нас: