+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
6 февраль 2020, 16:55

Яшьләр фәнгә күпләп килсен!

Бүген Владимир Путин яшь галимнәргә фән һәм инновацияләр өлкәсендә Русия Президенты премияләрен тапшыра.

Бу хакта Кремльнең рәсми сайтында хәбәр бар.

Премия 2008 елда бирелә башлаган. Аны Русиянең фән үсешенә, социаль өлкәне, икътисадны һәм илнең оборонасын инновацион үстерүне тәэмин итә торган яңа технологияләр һәм техника үрнәкләрен эшләүгә зур өлеш керткән өчен тапшыру каралган.

Дәүләт башлыгы Зур Кремль сараенда Дәүләт Советы Президиумының һәм Президент каршындагы Фән һәм мәгариф советының уртак киңәйтелгән утырышын да уздыра.

Аның төп темасы - май указы белән билгеләнгән бурычларны исәпкә алып, социаль өлкә һәм икътисад өчен кадрлар әзерләүдә төбәкләрнең ролен арттыру, шулай ук Русиянең фәнни-техник үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Yashl-r-f-ng-k-pl-p-kilsen-110808/
Читайте нас: