+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
13 гыйнвар 2020, 18:35

“Ветеран”ны баш хәрефтән языйк!

“Ветеран” сүзен баш хәрефтән язу тәкъдимен министр да хуплады.

Мәгариф министры Ольга Васильева “ветеран” сүзен баш хәрефтән язу идеясен хуплады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.Тверь өлкәсенә эш сәфәре кысаларында мәгариф министры югары сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде һәм Бөек Ватан сугышы елларында солдатларның батырлыгы турында лекция белән чыгыш ясады. Лекциядән соң ул укучылар белән аралашты. Әңгәмә барышында 51нче мәктәпнең бер укучысы “Бөек Ватан сугышы ветераны” сүзтезмәсендә “ветеран” сүзлен закон дәрәҗәсендә баш хәрефтән язу тәкъдиме белән чыкты.
Министр әлеге тәкъдимне хуплады һәм бу “бик яхшы башлангыч”, дип билгеләп үтте.
Билгеле булуынча, 2020 ел Русиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм дан елы дип игълан ителде.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Veteran-ni-bash-h-reft-n-yaziyk-73208/
Читайте нас: