+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Образование
17 декабрь 2019, 06:20

Башкортстанда 150 вузара кафедра барлыкка киләчәк

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында Башкортстанда гамәлгә ашырылучы “Фән” гомумдәүләт проекты буенча дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни-мәгариф үзәге проекты төбәкнең алты университеты базасында якынча 150 вузара кафедра һәм лабораторияләр булдыруны күздә тота.

Шул ук вакытта вузлар уртак мәнфәгатьләр һәм уртак эшләнмәләр принцибы буенча берләшәчәк, дип хәбәр итте Башкортстанның үсеш корпорациясен үстерү буенча директоры Руслан Казыйханов.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика парламентына Юлламасында хәбәр иткәнчә, төбәктә якынча 150 югары уку йорты кафедрасы һәм яңа лабораторияләр барлыкка киләчәк. Ул, шулай ук, билгеләп үткәнчә, төбәктәге фәнни-мәгариф үзәге проекты Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланган.
- Бездә әлегә 6 катнашучы – БДУ, М. Акмулла исемендәге БДПУ, УДАТУ, УДНТУ, БДМУ һәм БДАУ. Анда инде тематика буенча кафедралар планлаштырыла, мәсәлән, авиация һәм медицина кафедраларында оператив хирургиядә робот навигация системалары булдыру темалары буенча уртак юнәлеш бар, - дип хәбәр итте Руслан Казыйханов.
2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы указга кул куйган иде.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstanda-150-vuzara-kafedra-barlikka-kil-ch-k-39440/
Читайте нас: