-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
10 декабрь 2019, 06:15

Башкортстан мәктәпләрендә академик сыйныфлар барлыкка киләчәк

Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән тәкъдим ителгән «Мәгариф» гомумдәүләт проекты ярдәмендә 2020 елда сигез төбәк академик сыйныфлар формалаштыру буенча пилот проектын эшләтеп җибәрәчәк. Башкортстан белән беррәттән, академсыйныфлар Санкт-Петербургта, Карелиядә, Татарстанда, Төньяк Осетиядә, Пермь краенда, Новосибирск һәм Иваново өлкәләрендә дә барлыкка киләчәк.

Бу программа 2016 елдан башлап Мәскәүдә уңышлы гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә федераль ведомствоның матбугат хезмәте. Хәзер биредә 13 мәктәп эшли, болар - 800дән артык укучы, 23 фәнни институт һәм 14 федераль югары уку йорты.
Проектның кураторы, Мәгариф һәм фән министрлыгының Фәнни оешмалар эшчәнлеген координацияләү департаменты директоры урынбасары Ирина Чугуева, төбәкләрнең «академия сыйныфлары»на карата зур кызыксынуын күреп, алар проектның географиясен киңәйтергә, ягъни башкаладан һәм Мәскәү мәктәпләреннән читкә чыгарга карар кылганнар, дип аңлатты.
Укучылар үз эшләренең нәтиҗәләрен «Тормыш өчен фән» ачык шәһәр фәнни-гамәли конференциясендә дә билгеләп үтте. Һәм бу конференция тиздән Гомумрусия дәрәҗәсенә чыгар, мөгаен. Өстәвенә, Мәскәү кысаларында да аның белән кызыксыну арта бара, чөнки быел биредә 500дән артык укучы чыгыш ясаган.
Читайте нас: