+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
4 декабрь 2019, 11:40

Миловка укучылары виртуаль лабораторияләр үзләштерә

Республикада “санлы” мәктәпләр арта.

"Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында Уфа районының Миловка авылы укучылары виртуаль лабораторияләрне үзләштерә башлады.
Яңа чирек башында ук мәктәптә 2 яңа компьютер сыйныфы җиһазландырылды. Хәзер физика дәресләре нәкъ биредә уза. Монда укучыларга тәҗрибә үткәрергә, виртуаль рәвештә токның көчен үлчәргә дә, электр чылбырын җыярга да була.

— Электрон форматта күпкә уңайлырак, чөнки болай эшләгәндә барысы да ачык күренеп тора. Безнең мәктәп заман белән бергә үзгәрә, без дә үсәбез, — ди 10нчы сыйныф укучысы Софья Шикалова.

Яңа компьютер сыйныфларында география һәм химия дәресләре дә уза. Кабинетлар интерактив такта белән генә түгел, һәр парта, укытучы компьютерына тоташтырылган, планшетлар белән җиһазландырылган.

Мәктәп директоры ассызыклавынча, уку йортында санлы мәгариф мохите күптән кертелә башлаган. Биредә инде бердәм локаль челтәр булдырылган, барлык укытучылар да - электрон журналларга, ә укучылар көндәлекләргә тоташтырылган. Яңа җиһазлар белем бирү процессын санлаштыру юлында тагын бер этап булган.

Компьютер сыйныфлары Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Санлы белем бирү мохите” проектын тормышка ашыру кысаларында булдырылды. Проект 2024 елга кадәр исәпләнгән.

Быел республикада сыйныфларны санлаштыру өчен федераль бюджеттан 128 миллион сумнан артык акча җәлеп ителде. 63 мәктәп укучылары инде яңа шартларда белем ала.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Milovka-ukuchilari-virtual-laboratoriyal-r-zl-shter-25318/
Читайте нас: