+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
3 декабрь 2019, 18:00

Путин бертуганнарны бер мәктәптә укытырга рөхсәт бирде

Бу закон балалар бакчаларына да кагыла.

Бер гаиләдә тәрбияләнүче балалар бер үк бакчада, мәктәптә белем һәм тәрбия алу хокукына ия булды. Тиешле законга Русия Президенты Владимир Путин кул куйды. Документ белән хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында танышырга мөмкин.
Законда, бер гаиләдә тәрбияләнүче һәм уртак яшәү урыны булган балалар өстенлекле кабул итү хокукын ала, дип аңлатыла. Тиешле чаралар балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме системасын үстерүгә юнәлтелгән. Алар гаиләне ныгытуны, балаларга тиешле шартлар тудыруны, тәрбия һәм төрле яклап үсеш алуны тәэмин итәчәк дип көтелә.

Моннан тыш, әлеге закон күпбалалы гаилә институтын үстерүгә ярдәм итәчәк.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Putin-bertugannarni-ber-m-kt-pt-ukitirga-r-hs-t-birde-25289/
Читайте нас: