- Шушы көннәрдә "Роспотребнадзор" раслаган документта балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен ризык әзерләгәндә бары тик йодлы тоз куллану мәҗбүри итеп куелды. Бүгенге көннән башлап мәгариф оешмаларында йодлы тоз гына кулланылачак, —дип ассызыклады Анна Попова “Халыкның сәламәтлеге – Арктиканы уңышлы үзләштерү һәм икътисади үсеш нигезе” дигән сессиядә.