+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
8 апрель 2019, 18:03

Җыр, бию һәм “Тишек хәтер”

Балачак иленең кабатланмас чагу мизгелләренең берсе ул Әлифба бәйрәме.

Безнең һәркайсыбыз зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәү тапкыр Әлифба алганын гомере буе күңелендә йөртә, чөнки һәркемнең белем дөньясына беренче адымнары Әлифбадан башлана.
Каран мәктәбенең беренче класс укучылары — 8 кыз һәм 8 малай март азагында белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр— Әлифба белән саубуллашу кичәсе үткәрелде. Балалар барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнгәннәр. Беренче укытучылары Резеда Рәсим кызы балаларны яңа дәреслекләр белән таныштырды.
Укучылар бәйрәмне түземсезләнеп көтеп алдылар. Туган телдә бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр, дәртле биюләр башкардылар. Л.Леронның “Тишек хәтер” хикәясен оста сәхнәләштерделәр. Бәйрәмгә әти-әниләр, абый-апалар, картәниләр дә килде. Алар барысы да балалары өчен сөенеп утырдылар. Бу көн алар өчен дә гомергә истә калырлык матур бәйрәм булды.
Класс җитәкчесе балаларына Әлифбаны үзләштерүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен әти-әниләргә рәхмәтен белдерде. Киләчәктә балаларыгызның янә шундый бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын.
Резеда МӘҮЛЕТОВА, Каран мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы.
Читайте нас: