+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
5 апрель 2019, 17:57

Мәктәпләргә медицина ярдәме кире кайтарыла

Дәүләт думасында мәктәп медицинасы турында закон проекты карала.

Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау буенча комитеты җитәкчесе Дмитрий Морозов белдерүенчә, әзерлек этабы тәмамланган, ил буенча мәктәп медицинасының төгәл структурасын кертү кирәк. Бүген төп бурыч - барлык кимчелекләрне исәпкә алып, мәктәп медицинасы турында закон проекты кабул итү.

Укучыларның сәламәтлеген саклау буенча йөкләмәләр билгеләү, мәгариф хезмәткәрләренә беренче ярдәм күрсәтү хокукы бирү, балаларны физкультура дәресенә аларның сәламәтлеген исәпкә алып кертү һәм ата-аналарның баланың хәле турында хәбәр итү зарурлыгын өстәмә теркәү күз уңында тотыла.

Дәүләт думасы мәктәп медицинасы системасына парламент контроле булдырачак. Шулай ук, балаларның туклануы, йод җитмәүне профилактикалау һәм җәйге ял вакытында медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итү дә контрольгә алыначак.
Читайте нас: