+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
4 апрель 2019, 18:55

Укытучы укучысын кайнар үтүк белән “тәрбияләгән”

Бала I-II дәрәҗәдә тән пешүе алган.

Воронеж өлкәсе буенча Тикшерү комитеты хезмәткәрләре Семилук районындагы бер мәктәптә тикшерү эше башлаган. Анда педагогларга хас булмаган очрак барысын да шаккатырган: технология укытучысы дәрес вакытында укучының аркасына кайнар үтүк бастырып, пар чыга торган кнопкасына баскан. Әнисе белдерүенчә, бала I-II дәрәҗәдә тән пешүе алган.

Төбәкнең мәгариф департаменты хәбәр итүенчә, укытучы эшеннән бушатылган.

Мәктәп директоры исә бу күренешкә мондый аңлатма бирә: “Бу көнне сыйныфтагы малайлар укытучыны чыгырыннан чыгара, шуңа да аның нервылары түзми. Ул укытучы бездә башкача эшләми”.
Читайте нас: