+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Образование
3 апрель 2019, 13:37

Министр ачык дәрес үткәрде

Айбулат Хаҗин укучыларга имтиханнарның ни өчен кирәклеген аңлатты.

Мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин Уфаның А. Горький исемендәге 3нче гимназиясендә ачык дәрес үткәрде.

Анда катнашкан 8нче сыйныф укучылары үзләренең алдында торган имтиханнар һәм аларның ни өчен кирәклеге турында тулырак мәгълүмат алды. Бөтенрусия тикшерү эшләрен һәм йомгаклау иншасын ничәнче сыйныфлар язуы турында да белделәр.

Ведомство җитәкчесе укучыларга 9нчы һәм 11нче сыйныфлар тапшырачак дәүләт йомгаклау имтиханнары һәм аларга үзеңне яхшы нәтиҗәләргә ничек әзерләргә кирәклеген сөйләде.

Ачык дәрес укучылар өчен фәһемле булды, чөнки алар үзләрен борчыган сорауларга төгәл җаваплар алды. Кызлар һәм егетләрне сынауның психологик аспекты ныграк кызыксындыруы ачыкланды.

— Имтиханнар куркыныч түгел! Бу - дәүләт йомгаклау аттестациясе үтүнең гади төре. Психологик әзерлек бик мөһим, чөнки тыныч укучы имтиханны яхшырак тапшыра, — диде Айбулат Хаҗин.

Мондый акция республиканың районнарында да оештырылачак, ачык дәресләрне урындагы мәгариф бүлеге җитәкчеләре үткәрәчәк.
Читайте нас: