Мәгълүм булуынча, соңгы вакытта купальникта фотога төшеп, аны социаль челтәрләргә куючы укытучыларга карата бик күп негатив фикерләр белдерүчеләр, шул нигездә гаепләп, эштән бушату очраклары ешайды. Бу мәсьәлә Халыкара мәгариф форумында да күтәрелде.
"Һәркемгә дә хас булган шундый төшенчә бар - шәхси тормыш дип атала. Минемчә, укытучыларга хәзер аеруча авыр, чөнки очраклы рәвештә генә эшләнгән фоторәсем шунда ук җәмәгатьчелек игътибарына эләгә. Бу бик нечкә мәсьәлә һәм аны, берсүзсез, әдәпле итеп хәл итәргә кирәк. Ярлыклар такмыйк. Педагог - ул үзенчәлекле һөнәр, үзенә башка бер миссия, моны һәркем яхшы аңлый", - диде Ольга Юрьевна.