+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
2 апрель 2019, 13:07

Уку алдынгылары "Президент көндәлеге" белән йөриячәк

Күршеләрдә яңа проект старт алды.

Татарстанда “Президент көндәлеге” проекты старт алды. Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге көндәлеккә укуда алдынгы һәр бала ия булырга мөмкин. Аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзасы куелачак.

Президент көндәлеген Казан Кремлендә тантаналы рәвештә тапшырачаклар.

Әлбәттә, мондый көндәлекне алу өчен уку алдынгысы икәнлегеңне исбатларга кирәк — 19 майга кадәр «Комсомольская правда» гәзите редакциясенә электрон көндәлекнең скриншотын яки кәгазь көндәлек битләренең фото/сканнарын җибәрергә кирәк.

Чирек дәвамында иң күп “5”ле алган укучылар җиңүче дип табылачак.
Читайте нас: