+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Образование
29 март 2019, 18:43

Авылга эшкә кайтучы укытучыга ярдәм булачак

“Авыл укытучысы” проекты 2020 елның 1 гыйнварыннан тормышка ашырылырга мөмкин.

Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында, сәламәтлек саклау системасындагы “Авыл табибы” программасы кебек, укытучылар өчен “Авыл укытучысы” программасы булдыруны тәкъдим иткән иде.

Мәгариф министры урынбасары Татьяна Синюгина белдерүенчә, “Авыл укытучысы” проекты төбәкләрдә алдагы елның 1 гыйнварыннан тормышка ашырылырга мөмкин.

Әлеге вакытта проектны гамәлгә кертү өчен норматив хокукый база эшләнә. Татьяна Синюгина әйтүенчә, төбәкләр тәҗрибәсе дә исәпкә алыначак.
Читайте нас: