+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Образование
28 март 2019, 12:50

Медучилище тәмамлаучыларны университетның 2нче курсына алмакчылар

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров медицина училищеларын тәмамлаучыларга арытаба белем алуда ярдәм күрсәтү мәсьәләсен күтәрде.

Радий Хәбиров медицина училищесын тәмамлаучыларны медицина университетының 2нче курсына укырга алуны тәкъдим итте. Бу хакта бүген Русия Федерациясе Президенты каршындагы Гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Советның Башкортстандагы күчмә утырышында сүз барды.
Төбәк җитәкчесе дәваханәләрдә һәм поликлиникаларда табиблар җитмәүнең гомумфедераль проблема булуын билгеләп үтте. 2019 ел ахырына республикада медицина өлкәсендә кадрлар җитешмәү проблемасы кискенлеген бетерү күз уңында тотыла. Бу максатка чаралар планы булдырылган, шул исәптән, тар белгечләргә финанс ярдәм итү мәсьәләсе дә.
Радий Хәбиров ассызыклавынча, БДМУны тәмамлаучыларның бер еллык чыгарылышы медицинадагы кадрлар дефицитын бетерә ала. Ләкин күпләр үз һөнәре буенча китми. Шул рәвешле, республикада медицина училищеларын тәмамлап, шәфкать туташлары булып эшләүче кече медицина персоналына ярдәм күрсәтү чаралары планлаштырыла.
Республика җитәкчесе журналистлар белән аралашу вакытында да шушы мәсьәләгә туктылды. Медицина училищесын тәмамлаучы күпләренең укуын югары уку йортында дәвам итү потенциалы барлыгын, әмма уку, торак өчен түләү мөмкинлеге булмавын билгеләде. Шул рәвешле, республика федераль үзәккә медицина училищесын тәмамлаучыларны медицина университетының икенче, өченче курсына укырга алу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәчәк.
- Медучилищеда уку дәверендә алар тирән белем ала. Ләкин медуниверситетка укырга кергәндә, болар берсе дә исәпкә алынмый, һәм янә беренче курска укырга баралар. Без экспертлар белән бу хакта сөйләштек. Әгәр дә икенче яисә өченче курска алыну мөмкинлеге бирелсә, бу хәл уку вакытын да, уку өчен түләүне дә кыскартачак, дипломны да тизрәк алачаклар. Мондый кешеләр нигездә медицинада кала да инде, - диде Радий Хәбиров.
Чыганак: https://kiziltan.ru/zdorovie/20343-meduchilische-tmamlauchylarny-universitetny-2nche-kursyna-almakch...


Читайте нас: