+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
27 март 2019, 16:54

Уфа мәктәпләре шимбә укымый

1 апрельдән - башлангыч сыйныфлар, ә 1 сентябрьдән барлык укучылар биш көнлек уку режимына күчәчәк.

1 апрельдән Уфа мәктәпләренең 1-4нче сыйныф укучылары 5 көнлек уку атнасына күчә. Бу хакта шәһәр Советы утырышында хәбәр ителде. Шәһәр мәгариф бүлеге начальнигы Рәмилә Ишемгулова белдерүенчә, агымдагы елның 1 сентябреннән барлык укучылар да биш көнлек уку режимына күчәчәк. Хәзерге вакытта Уфаның 20 мәктәбендә башлангыч сыйныфлар шимбә көнне укымый.

Мәгълүм булуынча, мәктәпләрдә биш көнлек уку режимына күчүне Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров тәкъдим итте. Февраль башында "Взлетай" беренче мәгариф форумында төбәк җитәкчесе балаларның ял көннәрен гаилә белән үткәрергә тиешлеген ассызыклады. Шул ук вакытта, укытучыларның хезмәт хакы сакланачак. Радий Хәбиров уку елындагы 32 шимбәнең 8ен мәктәпкә багышларга тәкъдим итте.

«Без мәктәпләрдән сәламәт, бәхетле, матур кешеләр чыгуын теләр идек, шуңа күрә мин биш көнлек укуга күчүне тәкъдим итәм", - диде Радий Хәбиров.
Читайте нас: