+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Образование
22 март 2019, 18:16

Алдынгы укучыларның стипендияләре арта

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның стипендияләр түләүгә кагылышлы указы дөнья күрде.

Аңа ярашлы, иң яхшы укучы студент һәм аспирантлар акчалата бүләкләнәчәк. Агымдагы елның 1 сентябренә 205 стипендия тәгаенләнәчәк.

Аспирантларга – 8050шәр сум күләмендә 30, вузлар студентларына – 5750шәр сум күләмендә 50, урта махсус белем бирү учреждениеләре студентларына 2300әр сум күләмендә 125 стипендия билгеләнә.Түләүләр укыту учреждениеләренең гыйльми һәм педагогик советлар карары нигезендә Мәгариф министрлыгы тәкъдиме буенча Хөкүмәт тарафыннан билгеләнә.


Читайте нас: