+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
13 март 2019, 13:50

Миллионны кемнәр алачак?

“Авыл укытучысы” программасы тормышка ашырыла башлаган төбәкләр бар.

Русия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән “Авыл укытучысы” программасы буенча, авылга һәм кечкенә шәһәрләргә эшкә кайтучы педагоглар бер миллион сум күләмендә акча алачак. Яңа программа 2020 елдан эшли башлаячак. Әлеге вакытта Русиянең Мәгариф министрлыгы конкурсның шартларын булдыру өстендә эшли.
Укытучылар бу акчаны нинди шартларда алачак? Миллион кемнәргә биреләчәк? Аны нәрсәгә тотынып була? Чиновниклар, экспертлар һәм укытучылар үзләре дә актив рәвештә бу сорауларга җаваплар эзли. Мәгариф министрлыгы төбәкләр тәҗрибәсен өйрәнә. Русиядә якынча 42 мең мәктәп бар, аның 26 меңе — авылларда. Бүгенге көндә аларда 12 мең укытучы җитми.
Ведомство белдерүенчә, бер тапкыр түләнә торган акчаны алганнан соң, укытучының авылда берничә ел мәҗбүри эшләве турындагы мәсьәлә карала. Мәгариф министрлыгы авылларга яшь перспективалы педагогларны кайтару белән бергә, тәҗрибәле укытучыларны да җәлеп итү яклы.
Русиянең кайбер төбәкләрендә “Авыл укытучысы” программасы берничә ел элек тормышка ашырыла башлаган. Мәсәлән, Пермь краенда авылга эшкә кайтучы педагоглар бер миллион сум акча ала. Биредә бу программа өч ел эшли. Анда 40 яшькә кадәр булган укытучылар катнаша ала. Миллионны алар бары тик йорт төзү яки сатып алу өчен генә куллана ала. Шунысы да бар: миллион алучылар авылда биш ел эшләргә тиеш. Конкурста катнашучыларның 3 ел эш тәҗрибәсе һәм педагогик эшчәнлектә уңышлары булу мөһим шарт булып тора.
Чыганак: https://kiziltan.ru/obraz/19822-millionny-kemnr-alachak.html




Фото: Социаль челтәрләрдән

Читайте нас: