+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
21 февраль 2019, 11:15

Отличниклар — бушлай, ә башкалар түләп ашый, имеш...

Укучыларның мәктәптә ничек туклануы, андагы ризыкның сыйфаты,

һәр баланың да кайнар аш белән тәэмин ителүе кебек озак еллар дәвамында сузылып килгән четерекле мәсьәлә һаман булса ил буенча тулысынча хәл ителә алмый әле. Үсеп килүче буынның бүгенгесен генә түгел, киләчәген дә билгеләүче, аларның сәламәтлеге торышында хәлиткеч роль уйнаучы бу мәсьәлә шулай да соңгы елларда игътибарга алына башлады.


Билгеле булуынча, дистә еллар элек күпбалалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче мәктәп яшен­дәге балалар контрольгә алынды, республика бюджетыннан акча бүленеп, аларны мәктәптә бушлай ашата башладылар. Бу категориягә караучы укучыларның туклануы башкалардан аерылып торды: өстәмә ризык итеп җимешләр, йогуртлар белән баетылды. Тик мәктәп ашханәсендә тук­лануның болай бүленүе балалар арасында кыенлыклар тудырмыйча калмады. Респуб­ликаның төрле районнарына командировкага чыкканда авыл мәктәпләре җитәкчелә-ре, бу мәсьәләгә һәрчак аерым тукталып, балаларны аерып ашатуның никадәр проблемалы хәл булуына зарлана иде. Кайбер мәктәпләрдә укучыларны төрле тәнәфес­ләрдә аерып та ашатып карадылар, кайдадыр шул акчага ай ахырында өстәмә ризык тараттылар. “Күпбалалы, аз тәэмин ител­­гән гаиләләрдә тәрбия-ләнүче балаларга караганда, имин булмаган гаилә­ләрдә үсүче, күпкә начаррак шартларда яшәүче, ягъни өендә җылы аш күрмәүче уку­чылар да бар. Менә шундыйларның үзеннән яхшырак тукланган сыйныфташларына көнләшеп карап утыруы кыен хәлгә куя да инде”, — дип, бер мәктәп директорының сөйләгәне әле дә хәтердә.

Моннан җиде-сигез ел элек Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, гомуми белем бирү учреждениеләрендә туклану мәсьәләсен тикшереп, эшче төркем башлангычы белән “түгәрәк өстәл” оештырган иде. Андагы сөйләшү­дә, депутатлардан тыш, респуб-лика­ның Иҗтимагый палатасы әгъзалары, Хөкүмәт җитәкче-ләре, министрлыклар һәм ведомстволар, җәмәгать оешмалары вәкилләре, журналистлар катнашты. Балалар күп­челек вакытын мәктәптә үткәр-гәнгә күрә, туклану мәсьәлә­сенә игътибарны көчәйтергә кирәклеге, туклану­ның тиешле дәрәҗәдә һәм сыйфатлы итеп оештырылуын ата-аналар комитеты да кергән Җәмәгать советлары контрольгә алырга тиешлеге ассызыкланды. Бигрәк тә авыл балаларының тиешле дәрәҗәдә тукланмавы, кайнар аш әзерләү өчен мөм-кинлек булмау сәбәпле, укучыларга камыр ризыклары белән чәй бирелүе турында әйтеп үтелде. Шулай ук, әлеге чарада җәмәгатьчелек вәкил­ләре авыл мәктәпләрендә укучыларның 26,8 проценты бары тик урындагы бюджет дотациясе исәбенә туклануын, аларның ата-аналары мәк­тәптә туклану өчен акча түли алмауларын белдергән иде. Ул вакытта ата-аналар өчен түләү күләме республика буенча көненә 4 сумнан 25 сумга кадәр тәшкил итсә, бер тапкыр ашатуның уртача хакы 12-38 сум иде. Бу исә баласы өчен аена 100-150 сум акча да таба алмаган гаиләләрнең дә булуын күрсәтүче мисал буларак билгеләнде.

“Түгәрәк өстәл”дәге сөй­ләшү барышында мәктәп ашханәсенә китерелгән азык-төлекнең сыйфаты, хакы турында да сүз булган иде. Депутатлар анда республика мәктәпләрне тулысынча үзе-бездә җитештерелгән сөт һәм камыр ризыклары, мал һәм кош ите, шикәр һәм башка продукция белән тәэмин итә алуын да белдерде.

Ул вакыттан соң күп сулар акты, белем бирү учреж­дениеләрендә туклануны оештыру нинди үзгәрешләр кичерде һәм ничек хәл ителде соң? Беренчедән, моннан җиде-сигез ел элек күп­балалы, аз тәэ-мин ителгән гаиләләрдә тәр-бияләнүче мәктәп яшендәге балаларга республика бюджетыннан көненә 31,74 сум акча бүленсә, 2016 елдан бер балага көненә 45 сум бирелә башлады. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле укучыларны бушлай ашату өчен көненә 100 сум бүленә.

Февральдә Уфаның 12 мәктәбендә “Ачык ишекләр көне” үтә. Бу көннәрдә әти-әниләр, уку йортына килеп, иртәнге һәм төшке ашны тәмләп карый ала.

7-15 февральдә — 18нче, 74нче, 68нче, 2нче башкорт лицеенда, 27нче, 98нче мәктәпләрдә, 115нче гимназиядә мондый чаралар инде үтте. Алдагы көннәрдә “Ачык ишекләр көне” түбәндәге белем учакларында уздырыла:

22нче мәктәп, 21 февраль (15-16 сәгатьтә).

10нчы мәктәп, 22 февраль (15-16 сәгатьтә).

14нче мәктәп, 27 февраль (15-16 сәгатьтә).

129нчы лицей, 27 февраль (12.40 - 13.25 сәгатьтә).

46нчы лицей, 28 февраль (14-15 сәгатьтә).

Мәктәптәге туклану системасында төп үзгәреш — аутсорсинг буенча туклану системасына күчү. Хәер, бу күренеш алай ук аталмаса да, элекке елларда да бар иде. Мәсәлән, мәктәп ашханә­ләренең эшен оештыруның уңай мисалы Чишмә районында булды. Мәктәп укучыларын һәм балалар бакчалары сабыйларын тукландыру комбинаты күп еллар уңышлы эшләп килә.

Аутсорсинг буенча туклану системасына күчү балаларны тукландыру эше белән үзәк­ләш­терелгән рәвештә махсус компания шөгыльлә­нүен аң-лата. Әлегә кадәр мәгариф учреждениесе җитәк­чесе һәм аның җаваплылыгы астында башкарылган хез­мәтне: азык-төлек сатып алу, китереп бирү, хәтта нормаларга ярашлы аш-су әзерләү кебек бурычларны махсус белгечләр башкара. Белгечләр әйтүенчә, яңа системага күчү укучыларга тә-гаенләнгән ризыкны сыйфатлырак, бу хезмәтне файдалырак һәм уңайлырак итәчәк. Гамәлдә исә укытучылар һәм әти-әниләрдән төрле фикер-ләр ишетелә, ризыкның сыйфатына зарланучылар да бар. Депутатлар моннан күп еллар элек үк республика мәктәп­ләрне тулысынча үзе­бездә җитештерелгән азык-төлек белән тәэмин итә алуын бел-дерсә дә, бу өлкәдә әллә ни үзгәрешләр сизелми. Күпчелек мәктәп ашханәләре һаман булса читтән ките­релгән арзан азык-төлек белән тәэмин ителә.

— Элек итне үзебезнең район фермерларыннан ала идек, өреле тәмле шулпа ашый иде балалар. Хәзер туклану комбинатыннан итләр брикет рәвешендә кайтарыла, аның тәме дә бөтенләй икенче инде, — дип зарланган иде бер очрашуда бакча мөдире.

Аутсорсинг системасының балалар өчен файдалы ягын билгеләп үтмичә булмый: элек, ата-аналар өчен түләү кыйм­мәткә төшә, дип, күп­челек мәк-тәпләр иттән баш тарткан булса, хәзер менюда ит булу мәҗ-бүри. Шунысы яхшы: нинди генә гаиләдә тәрбияләнүенә карамастан, һәр бала көненә бер тапкыр итле кайнар аш ашый ала. Шуңа да ата-аналар өчен түләү күләме шактый артты, хәзер ул республика буенча авыл мәктәпләрендә аена уртача 500-700 сум булса, шәһәрдә 1000-1500 сумга төшә. Билгеле, бу хакка ризасызлык белдергән, аны тартып-сузып түләүче, яисә бөтен­ләй түли алмыйча җәфаланган гаиләләр дә бар. Бу җәһәттән Кемерово өлкәсенең балалар омбудсмены Дмитрий Кисли­цынның чаң сугуы һич гаҗәп-ләндерми. Балалар хокуклары буенча вәкил, кайбер ата-ана-ларның акчасы булмау сәбәп­ле, балалары мәктәп ашха-нәсендә туклана алмый һәм дәрес вакытында һушларын югалталар, дип белдергән иде. Шундый очраклар турында сыйныф җитәкчеләре сөйлә-гән. Омбудсмен бу мәсьәлә буенча шәхси предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгать иткән. Алар Кемерово районында бер мәктәпне “шефлыкка” алган һәм 11 баланың туклануына акча түли икән. Сүз дә юк, авыр хәлдә яшәүче гаиләләр, ачлы-туклы йөрүче балалар һәр төбәктә бар. Тик андыйларга ярдәм кулы сузучы “байлар” гына күренми.

Шунысы гаҗәпләндерә: депутатлар арасында да бала­ларның туклану мәсьә­ләсен пиар итеп файдаланучылар, сәяси очко җыю­чылар очрап куя. Мәсәлән, Латвиядә Кримулдский шәһәр думасы депутатлары, дәүләт бюджетыннан яхшы билгеләргә генә өлгәшүче мәктәп укучыларына төшке аш өчен түләргә, дигән тәкъдим белән чыккан. Бу инде отличниклар — бушлай, башкалар түләп ашый дигәнне аңлата.

Депутатлар фикеренчә, уку елы нәтиҗәләре буенча гомум өлгереш билгесе 7,5 баллдан да ким булмаган укучылар бушлай төшке аш ашаячак. Отличниклар өчен бу җәһәт­тән бюджеттан 1 евро 90 цент акча бүләргә киңәш итәләр. Ярый әле Сәламәтлек саклау министрлыгы да, укыту сыйфатын тикшерү хезмәте дә бу башлангычны хупламый.

Җәмәгатьчелек каты тән­кыйтьләүгә карамастан, проект­ның бер оештыручысы, отличниклар киләчәктә файданы күбрәк китерә, дигән фикердә кала. Ул, “дәүләт кем яхшырак укый, шуңа акчаны күбрәк түгә”, ди.

Чынлап та, бүген балаларны тукландыру мәсьәләсе аеруча мөһим. Укучыларның күпчелек вакыты мәктәптә үтә. Шуңа күрә дә, аларны акка-карага, байга-ярлыга, отличникка-“икеле капчыгына” бүл-мичә генә һәммәсенә тигез, бертөрле: ите дә, җиләк-җи-меше дә кергән яхшы сыйфатлы туклану оештырырга күптән вакыттыр.
Читайте нас: