+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Образование
10 гыйнвар 2019, 12:49

Иң яхшы укытучылар премия алачак

Моның өчен конкурста катнашырга кирәк.

Хөкүмәт иң яхшы укытучыларга премия бирү турындагы конкурсны үткәрү кагыйдәләрен раслады. Бәйгедә педагогик стажлары өч елдан да ким булмаган педагоглар катнаша ала.
Русиядә 2006 елдан иң яхшы бер мең укытучыга премия түләнеп килә. Шулай ук, Русия Президентының 2018 елның 28 ноябрендәге указы белән педагогик эшчәнлектә ирешелгән уңышлар өчен иң яхшы укытучыларга 200 мең сум күләмендә премия булдырылды.
Укытучыга конкурста катнашу өчен аның һөнәри осталыгын раслаучы алты шарт куелган. Бу премияне бер тапкыр алган педагог конкурста биш елдан соң гына катнаша ала.
Фото: Социаль челтәрләрдән.
Чыганак: https://kiziltan.ru/obraz/17574-i-yahshy-ukytuchylar-premiya-alachak.html


Читайте нас: