+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
19 ноябрь 2018, 14:13

Укытучыда өч кенә эш документы калырга тиеш

Мәгариф министры Ольга Васильева педагогларның бюрократик йөкләнешен кыскартырга чакыра. Ул бу турыда “Толстой. Воскресенье” тапшыруында белдерде.

— Бүгенге көндә укытучыда өч документ: аның планы, электрон журнал һәм көндәлек булырга тиеш. Безнең барлык күзәтчелек-тикшерү органнары бичара җитәкчеләрдән таләп иткән отчетлар мәктәп сайтларында бар. Алар барысын да шуннан алала. Бу идеалда булган нәкъ шул санлы мәктәп инде, — ди министр.
Моннан тыш, Ольга Васильева укытучыларны, укучыларны һәм әти-әниләрне БДИ белән куркытудан һәм куркудан туктарга чакырды. Бу имтихан аркасында провинциядәге укучыларга да башкаланың көчле вузларына укырга керү мөмкинлеге туды. Мәскәүдә бюджетта укучы студентларның мәскәүлеләр һәм читтән килүчеләр нисбәте якынча 70кә 30ны тәшкил итә.
Читайте нас: