+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
16 октябрь 2018, 17:05

Балаларга күгәргән ризык ашатканнармы?

"Роспотребнадзор" республика мәгариф оешмаларында туклануның ничек оештырылуын тикшергән.

Ведомство хезмәткәрләре саклану вакыты чыккан, бозылу билгеләре булган 62 килограмм азык-төлекне бракка чыгарган. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы яза.
Шулай ук, район судлары чыгарган карарлар нәтиҗәсендә, җиде пищеблокның эшчәнлеге туктатылган. Арытаба алар ярымфабрикатлар һәм юылган яшелчәләр белән генә эшләячәк.
"Роспотребнадзор" кайбер пищеблокларда технологик һәм суыту җиһазларының җитәрлек булмавын, ризык әзерләү, савыт-саба юу технологияләренең бозылу очракларын ачыклаган.
Читайте нас: