+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
9 октябрь 2018, 17:10

Укытучы, нинди гүзәл исем!

Укытучы, нинди гүзәл исем! Кеше итеп сине әзерли. Тормышның ул көрәшчесе итә, Кечкенәдән сөя, кадерли, дип Рәми Гарипов шигыре белән башланып китте Хәким Гыйлаҗев исемендәге Канлы-Төркәй мәктәбендә Укытучылар көненә багышланган кичә.

Аны 9 класс укучылары үткәрде. Укытучының җиңел булмаган, әмма мавыктыргыч хезмәтенә багышлап күп җырлар, шигырьләр яңгырады. Мәктәпнең барлык укучылары да яраткан укытучыларына котлауларын видео-тәбрикләү аша җиткерделәр.
Традиция буенча 5 октябрь—мәктәптә үзаллылык көне. Бу көнне мәктәпкә Өлкән класслар советы идарә итә. Совет составыннан директор, завучлар һәм укытучылар сайланды. Барлык укучылар да бу көнне зур теләк белән, актив эшләделәр. Рус теле, математика, физика, физкультура, технология, биология дәресләрен укучылар укытты. Алар дәресләргә үтә җаваплы әзерләнеп, аларны чын укытучылар сымак кызыклы үткәрделәр. Үзаллылык көнендә укучылар укытучыларның үтә җаваплы хезмәтен үз иңнәрендә татыдылар. Күпме белем, түземлек, сабырлык, игътибар таләп итә икән укытучы эше! Яраткан, хөрмәт иткән укытучыларыбызга эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, яңадан-яңа казанышларга ирешүләрен телибез.
Илүзә АСЫЛГӘРӘЕВА, Канлы-Төркәй мәктәбенең 9 класс укучысы.
Читайте нас: