Быел анда республиканың 136 мәгариф оешмасы коллективы актив катнашты. Безнең районнан „Кырчылык” номинациясендә 9 класс укучысы Илүзә Асылгәрәева „Влияние гуминовых кислот на структуру урожайности семян ярового рапса сорта „Надежный-92”дигән тикшеренү эше белән катнашты. Мәктәбебез бу эшне ике ел дәвамында алып барды. Илүзәгә һәм аның күргәзмә материаллары оештыруда ярдәм күрсәткән әти-әнисенә зур рәхмәт. Азат Миңнегазыймович рапс мае, бал һәм биоягулык бирде.
Районда бу культура өч хуҗалыкта 320 гектарда үстерелә. Рапс планета күләмендә популяр культурага әйләнә.
Илүзә икенче урынны яулады, портфель һәм грамота белән бүләкләнде. Без киләчәктә дә шушы тема өстендә эшне дәвам итәчәкбез.Узган ел 7 класс укучысы Алмаз Якупов „Шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыклары” номинациясендә катнашып, өченче урынны яулаган иде.