+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
3 октябрь 2018, 11:48

БДИ биремнәрен төзүчеләргә соравың бармы?

Чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ биремнәрен төзүчеләргә сорау бирә ала. Сорауларны 12 октябрьгә кадәр юлларга була.

Быелгы уку елында Русиянең Фән һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте БДИ тапшырачак укучылардан өстәмә сораулар җыячак. Сорауларга Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү буенча оештырылган видеоконсультация вакытында белгечләр җавап бирәчәк.
Әлегә кадәр видеоконсультация өчен темалар әзерләгәндә ел буена “кайнар линия”гә җибәрелгән сораулар һәм узган еллардагы имтихан нәтиҗәләре кулланылган булган. Белгечләр, укучылар өчен иң катлаулы биремнәрне сайлап алып, аларны үтәү буенча киңәшләр биргән.
Быел чыгарылыш сыйныф укучылары үзләрен борчыган сорауларны ведомствоның социаль челтәрләрдә булдырылган махсус пабликларына яза ала.
Читайте нас: