+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
5 сентябрь 2018, 12:37

Спортзалда ремонт эшләре

Белем бәйрәменә үзенең тавышын биреп кыңгырау чыңлады. Яңа 2018- 2019нчы уку елы башланды.

Менә Р.Шәрипов исемендәге Сабай урта гомум белем бирү учагы да кабат балаларның шат авазына күмелде. Ә аңа кадәр мәктәптә ремонтлау-төзекләндерү эшләре барды.
Соңгы вакытта мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга, педколлективка эшләү һәм балаларга белем алу өчен кулай, заман таләпләренә туры килерлек шартлар тудыруга зур игътибар бирелә. Безнең мәктәпнең спорт залында капиталь ремонт эшләре бара.
Сәламәт бала тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү – мәктәпнең төп бурычы. Спортзалга капиталь ремонт үткәрү – безнең өчен сөенечле вакыйга. “Реаль эшләр” проекты нигезендә спорт залының түшәмнәре агартылды, тәрәзәләре, ишекләре, идәне алыштырылды. Шулай ук киенү-чишенү бүлмәләре булдырылды. Башкарыласы эшләр дә байтак. Мәктәп коллективы да ремонт эшләрендә ярдәм итә. Алар көче белән спортзалының стеналары буялды. Эшләр төгәлләнгән урыннарда чистарту, җыештыруда да булышлык итә коллектив.

Сәитова Зенфира.


Читайте нас: