+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
5 сентябрь 2018, 16:12

Бөтенрусия олимпиадасында үзеңне сынап кара!

Республикада мәктәп укучыларының Бөтенрусия олимпиадасы старт алды.

Яңа уку елы башлану белән, укучылар өчен бик мөһим чараларның берсе — Бөтенрусия олимпиадасының мәктәп этабы старт алды.
Анда 23 фән буенча 4-11нче сыйныф укучылары катнаша ала. Башлангыч сыйныфларда белем алучылар өчен 2016 елдан алып урыс теле һәм математика буенча олимпиаданың мәктәп этабы үткәрелә башлады. Алар әлегә алдагы этапка чыкмый.
Муниципаль этап мәктәп этабында тиешле баллар җыйган 7-11нче сыйныф укучылары өчен уздырыла. Анда, шулай ук, былтыргы уку елында олимпиаданың муниципаль этабында җиңүче яки призер булган укучылар да катнаша ала.
Читайте нас: