+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Образование
31 август 2018, 13:28

БДИга ныклап әзерләндеңме?

Сентябрьдә 145 укучы янә БДИ тапшырачак.

Дәүләт йомгаклау аттестациясе тапшыруның өстәмә (сентябрь) чорына гаризалар кабул итү 20 августта тәмамланды.
Барлыгы 145 укучы гариза язган, аларның: 14е — урыс теле, 140ы математиканың база дәрәҗәсен тапшырырга теләк белдергән.
БДИ тәртибе буенча, сентябрьдә имтиханнар ике мәҗбүри фән — математиканың база дәрәҗәсе һәм урыс теле буенча үткәрелә.
Укучылар урыс телен — 4 сентябрьдә, математиканы 7 сентябрьдә язачак. 15 сентябрьдә ике фән буенча да янә бер өстәмә көн бирелә.
Көзнең беренче аенда узачак БДИда 11нче сыйныфтан соң дәүләт йомгаклау аттестациясен үтә алмаган, мәҗбүри булган фәннәрнең берсеннән яки икесеннән дә начар билге алган укучылар катнаша ала.
Түбән балларын яхшыртырга теләүче башка еллардагы һәм быел укуны тәмамлаган укучылар сентябрьдә БДИга кертелми.
Имтихан тапшыру пунктлары Уфаның Киров районында һәм Стәрлетамак шәһәрендә эшләячәк.
Читайте нас: