-7 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Образование
29 август 2018, 11:50

Физкультура дәресендә йөзәргә өйрәтәчәкләр

Быелгы уку елыннан йөзү буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла башлый

Физкультура дәресләрендә балаларны йөзәргә өйрәтү күнекмәләрен кертү буенча проектны быелгы уку елыннан республиканың бер районында сынап караячаклар. Башкортстан Йөзү федерациясенең җаваплы секретаре Рәфис Габдрахманов нәкъ шундый тәкъдим белән чыкты.
— Программаның максаты баланы йөзүче ясауда түгел, ә аны суда үзен дөрес тотарга өйрәтүдә. Балалар моны белми. Суда батучы балаларның төп хатасы — суда үзләрен тота белмәүдә. Статистика буенча, бары тик быел гына республикада 70 бала суга баткан, — дип белдерде Рәфис Габдрахманов.
Әлеге проектны республиканың берәр районында башлап җибәрергә уйлыйлар. Әгәр тәҗрибә уңышлы килеп чыкса, ул башка районнарда да кулланылачак. Мәктәпләрнең үз бассейны булмау сәбәпле, андый дәресләр физкультура-савыктыру комплекслары базасында үткәреләчәк.
Читайте нас: