-13 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Образование
10 август 2018, 17:44

Бүген педагоглар зур киңәш кора

Уфада республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе башланды.

Быелгы август киңәшмәсе заманча хәвефсез мәгариф мохитен булдыру темасына багышлана. Аның кысаларында дискуссия мәйданчыклары үз эшен башлады да инде.
Аларда түбәндәге темалар буенча мәсьәләләр карала:
“Һәр баланың сәләтләрен һәм талантларын ачыклау, үстерүнең нәтиҗәле системасын булдыру”;
“Мәгариф оешмаларында заманча һәм хәвефсез санлы мәгариф мохите булдыру”;
“ Ничек мәгариф мөнәсәбәтләренең тулы хокуклы катнашучысы булырга?”;
“Ятим һәм караучысыз калган балаларны социальләштерү процессында катнашучыларның социаль активлыгын арттыру өчен хәвефсез мохит булдыру”.
Стратегик сессиядә исә һөнәри белем бирүне модернизацияләүгә кагылышлы сораулар каралачак.
Читайте нас в