+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Образование
30 июль 2018, 12:12

Чит ил яшьләре Русия вузларын сайлый

Русия югары уку йортларында белем алырга теләүче чит ил яшьләре елдан-ел арта бара.

Русиянең Фән һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте белдерүенчә, чит ил абитуриентларыннан киләчәктә Русия вузларында белем алу өчен язган гаризалар саны елдан-ел арта бара. Быел, мәсәлән, июль аенда гына да гаризалар саны, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 17 процентка арткан һәм 3 меңне узып киткән.
Билгеле булуынча, Русия югары уку йортларына укырга керергә, яки Русиядә эшләргә теләк белдерүче һәркем башта чит ил белемен яисә квалификациясен раслатырга тиеш.
Раслауны сорап гаризалар, нигездә, Үзбәкстан, Иран, Мисыр, Ирак, Марокко, Сөгуд Гарәбстаны, Тунис кебек илләрдән килә.
Читайте нас: