+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
7 июнь 2018, 12:04

Их-х шул шпаргалкаларны!..

Республикада урыс теле буенча БДИны 18 мең укучы язды.

Аттестат алу өчен мәҗбүри имтиханнарның берсе - урыс теленнән, һәм минималь балл 24тән дә ким булмаска тиеш. Югары уку йортына укырга керү өчен бу фән буенча БДИны тапшыру мотлак һәм минималь балл 36 булырга тиеш.
Укучылар имтихан нәтиҗәләрен 25 июньгә кадәр беләчәк.
Республикада БДИ барышын 15 — федераль, 43 — төбәк, 200 муниципаль җәмәгатьчелек күзәтүчеләре һәм мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре контрольдә тота.
БДИ штатлы режимда барса да, республикада дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрү тәртибен бозу сәбәпле 3 укучы имтиханнан чыгарып җибәрелгән. Профильле математикада — 2, тарих фәне буенча имтихан вакытында 1 укучы тәртип бозган.
Читайте нас: