+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
28 Май 2018, 19:57

Якты юллар теләп, саубуллаша көмеш кыңгырау

Соңгы кыңгырау... Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк төпкелендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән?!

Әле генә башлангандай тоелган 2017-2018 нче уку елы инде ахырына да якынлашты. Вакыт агышлары бернәрсәгә карамый юлын дәвам итә. Тагын бер уку елы артта калды.

25 май көнне Р.Шәрипов исемендәге Сабай урта мәктәбендә 11нче, 9 нчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Бәйрәм бик матур, истәлекле, онытылмаслык булып үтте. Тантана узачак зал бәйрәмчә бизәлгән: шарлар, стенгазеталар эленгән, чыгарылыш класс укучылары “Балачак”, “Мәктәп еллары”на багышлап фотостендлар ясаганнар. “Кыңгыраулы мәктәп еллары” дигән таныш җыр күңелләргә моң сала.

Әйе, мәктәп бүген укуга һәвәс, спорт ярышларында актив, тырыш һәм талантлы укучыларын олы тормыш юлына чыгара. Тәүгеләрдән булып чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәп директоры Арсланов Альберт Тәлгат улы котлады. Дөньяны танып-белүдә мәктәпнең әһәмияте зур булуын ассызыклады ул. Алда торган сынауларны горур үтеп, тормышта үз урыннарын табуларын теләде, туган мәктәпләрен онытмаска, һәрдаим элемтәдә торырга чакырды. Укуда, сәнгать, спорт, мәдәният өлкәсендә уңышларга ирешкән чыгарылыш класс укучыларын котлап, Мактау грамоталары тапшырды. Әти-әниләренә тәртипле балалар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Авыл биләмәсе башлыгы Ихсанов Данил Фәнил улы: “ Кайда гына хезмәт куйсагыз да, чын кешеләр булыгыз, без сезне киләчәктә гүзәл Сабаебызны тагын да үстерү өчен көтеп калабыз, хәерле юл сезгә,” – диде.

Район вәкиле “Бүздәк яңалыклары” гәзитенең баш мөхәрире Туктамышев Данил Хәлим улы да укучыларга ихлас теләкләрен юллады.

- Район мәктәпләре һәр елны яңара, төпле, күпкырлы белем алу өчен шартлар, уңайлыклар арта. Бүген мәктәп белән саубуллашучы чыгарылыш укучылары бердәм дәүләт имтиханнарында мөмкин кадәр күбрәк баллар җыйсыннар, үзләре теләгән уку йортларына керә алсыннар иде,- диде ул. Чыгарылыш сыйныф укучыларына, мәктәпкә истәлекле бүләкләр тапшырды Туктамышев Данил Хәлим улы.

Бәйрәм белән котлап укыту эшләре буенча директор урынбасары Даянова Җәмилә Сабит кызы сүз алды.

- Сез мәктәпне тәмамлап яңа тормышка аяк басасыз. Бу җиңел булмаган юлда сезгә уңышлар телим. Алда әле бердәм дәүләт имтиханнары. Аларны уңышлы тапшырырсыз дип ышанам. Сезнең арада бәйгеләрдә, район, республика ярышларында катнашып, мәктәп данын данын яклаучылар күп, бу бик куанычлы. Үзегез сайлаган уку йортларында белем алып, яхшы белгечләр булуыгызны телим. Сез - безнең киләчәк, горурлык һәм ышанычыбыз, - диде ул чыгышында.

Бәйрәм барышында теләкләр бер-бер артлы яуды дисәк тә арттыру булмас. Һәр чыгышның асылына яхшы теләкләр салынган. Унберенчеләрне беренче укытучылары Әнүзә Идрис кызы Насибуллина, сыйныф җитәкчеләре Китабова Зөһрә Фәнил кызы, Музипова Венера Рифкат кызы тәбрикләде. Унберенчеләрнең сыйныф җитәкчесе Музипова Венера Рифкат кызы үзен балаларын очыручы кош кебек хис итә.

- Берсен алып, икенчесен куярлык түгел. Барысы да әйбәт укыды. Балаларыбыз белән ихлас күңелдән горурланабыз. Укучыларымның һәрберсе баламдай якын һәм кадерле, киләчәктә алар чын кеше булып, тормышта үз урынын табып яшәүгә ирешә алсын иде, -ди ул.

Бу көн укучылар өчен генә түгел, әти-әниләр өчен дә бик дулкынландыргыч. Ата-аналар исеменнән Гайсина Айгөл Ренат кызы, Ахметгареев Рафаэл абый сәламләде.

- Улым һәм кызым XI сыйныфны тәмамлый. – дип сүзен башлады Рафаэл абый. - Безнең өчен шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да көн бу. Сабый күңеленә ачкыч таба белгән, гадел һәм искиткеч сабыр булган, балаларны намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәткән, үз көченә ышаныч уята алган укытучыларга зур рәхмәт! – диде ул үз чыгышында. Балаларга , әлбәттә, иң изге хисләрен белдерде.

Әйе, ата-аналар мәктәптә көчле кадрлар белем бирүен билгеләде. Имтиханнарны уңышлы бирәчәгегезгә ышанычыбыз зур, дигән оптимистик рухта чыгышларын тәмамлап, изге теләкләрен юлладылар.

Шулай ук котлау теләкләрен педагогик хезмәт ветераннары Туктамышева Финә апа, Арсланова Лилия апа яңгыратты.

Беренче сыйныфка килүче нәниләр шигырьләр сөйләделәр, бәйрәм белән котладылар.

„Соңгы кыңгырау” бәйрәме үгет-нәсихәтләргә, изге теләкләргә бай булды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының укытучыларга, әти-әниләргә, мәктәп хезмәткәрләренә рәхмәт белән юлланган җылы котлау сүзләре берсеннән-берсе матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды... Соңгы вальс – тантананың иң дулкынландыргыч мәлләренең берсе. Алар тамашачыларны таң калдырып, вальс әйләнделәр.

Укучылар, әлбәттә, алга таба укуларын югары уку йортларында дәвам итәргә уйлыйлар. Абсалямов Владик Уфа дәүләт нефть техника университетында белем алырга җыена.

-Җәмгыять өчен файдалы кеше буласым килә, - ди яшүсмер.

Луиза Бадретдинова тел белгече һөнәрен үзләштерү теләге белән яна.

- Киләчәккә зур өметләр баглыйм. Алда безне зур юллар, сынаулар көтә. Безне олы тормыш юлына әзерләүче, авырлы¬кларны җиңәргә, югалып калмаска өйрәтүче әти-әниләребезгә, укытучыларыбызга рәхмәт, -ди ул. Укучыларның йөзләрендә берүк вакытта шатлык та, моң да бар иде. Соңгы кыңгырау бәйрәме, мәктәптәге дәресләр, сыйныфташлар, укытучылар белән саубуллашу гына түгел, ә балачак белән аерылу да бит. Алда билгесезлек белән бергә матур зур тормыш көтә. Әллә менә шуны аңлаганга, кызлар йөзеннән күз яшьләре дә тәгәрәде.

Олы тормыш юлына чакырып яңгыраган җиз кыңгырау чыңлавы мәктәпне тәмамлаучыларның гына түгел, ә җыелган һәр кешенең күңел кылларын тибрәтте. Ничек дисәң дә, һәммәбез дә кайчандыр бу дулкынландыргыч мизгелләрне кичергән. Унбер ел дәверендә белем алган мәктәп, дуслар, укытучылар белән хушлашу мизгеле моңсу хисләр белән чорналса да, алда көткән үрләр, үтәсе юллар алга чакыра.

Шулай итеп, мәктәптә бу уку елының соңгы кыңгыравы чыңлады. Ә чыгарылыш сыйныфлары укучылары өчен урак өсте – дәүләт имтиханнары башлануга хәбәр бирде. Алда сезне зур сынаулар көтә, әлеге сынауларга баш имәскә, куелган максатларыгызга ирешергә язсын. Барыр юлларыгыз имин, сайлаган һөнәрләрегез гомер буе яратып эшләрлек булсын! Хәерле юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!


Зенфира Сәитова,

Бүздәк районы Сабай авылы.
Читайте нас: