+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Образование
10 Май 2018, 12:17

Имтихан тапшыручылар өчен "кайнар линия" узачак

22 майда 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр сораулар "кайнар линия"гә +7 495 984 89 19 телефоны аша кабул ителә.

Русия фән һәм мәгариф министры урынбасары — Русия фән һәм мәгариф күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов һәм башка белгечләр чыгарылыш сыйныф укучыларының, әти-әниләрнең, педагогларның сорауларына җавап бирәчәк.


“Кайнар линия”дә быел БДИ һәм 9нчы сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясе оештыру һәм уздыру, имтихан материалларының эчтәлеге буенча, сәламәтлекләре чикле чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе үзенчәлекләре, имтиханнарны яңадан тапшыру мөмкинлеuе һәм апелляция процедуралары турында сүз барачак.


Хәзерге вакытта сорауларны [email protected] электрон почтасына һәм социаль челтәрләрдә “ЕГЭ" һәм "ГИА” битенә җибәрергә була.
Читайте нас: