+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
26 февраль 2018, 13:10

Имтиханнар сайланды, ныклап әзерләнәсе калды...

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен сынауларда быел нинди яңалыклар һәм үзенчәлекләр бар?

Мәгариф министрлыгыннан алган мәгълүматлар буенча, 1 февральдә чыгарылыш сыйныф укучыларыннан БДИ тапшыру өчен гариза кабул итү тәмамланды. Быел 18 меңнән артык мәктәп тәмамлаучы Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак. Әлбәттә, бу санга мәктәпне узган елда тәмамлаучылар да килеп кушылачак. Елдагыча, сынау тотучылар өчен урыс теле белән математика мәҗбүри фәннәр булып кала. Алар укучының урта белем турында аттестат алуын хәл итәчәк. Калган фәннәр имтихан тапшыручы тарафыннан аның нинди югары уку йортына керүенә карап сайлап алына.
Быел дәүләт йомгаклау ат-теста­циясенең төп яңалыгы — барлык БДИ тапшыру пунктлары­ның да аудиторияләрдә контроль үлчәү эшләрен бастыру техно-логиясенә күчүе. БДИда катнашучы бер укучыга тулы комплектны басу 20-30 секунд вакытны алачак. Сыйныфтагы 15 укучыга уртача алганда 10-12 минут эчендә тулы комплектны басарга мөмкин булачак.
Бу уңайдан, имтихан тапшырганда кулланылачак оештыру һәм технология мәсьәләләрен тикшереп карау өчен республиканың 6 районында сынау үткәрелде. БДИ тапшыру пунктларында имтиханда катнашучыларның җаваплары язылган бланкларны электрон төргә күчерү һәм материалларның тулы комплектын басу технологиясен кулланып карадылар. Сы­нау­ның, шулай ук, имтихан тап­шы­ручыларның нәтиҗәләрен төбәк һәм федераль дәрәҗәдә фәнни комиссия тарафыннан эшкәртүне һәм тикшерүне дә кертүе билгеле.
Күптән түгел оештырылган күнегү чарасында 270 чыгарылыш сыйныф укучысы урыс теленнән имтихан биремнәрен үтәп карады. Оештыру эшләрендә 50 оештыручы, 14 техник белгеч, 15 дәүләт имтихан комиссиясе әгъзасы, 6 җәмәгать күзәтүчесе катнашты.
Әлбәттә, җиң сызганып имтиханга әзерләнүче кызлар һәм егетләр өчен бу өлкәгә кагылышлы һәр мәгълүмат мөһим. Шуңа да, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру буенча видеолекцияләр чыгаруы да бик урынлы. Быелгы имтихан бирем­нәрен эшләүчеләр видеолекция­ләрдә имтиханнарга ничек әзер­ләнергә кирәклеге турында сөйли һәм төп темалар буенча фикер алыша. Барлыгы 12 ролик әзер­ләнгән, аларны февраль буе “You­Tube”та Мәгариф һәм фән өлкә­сендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт каналында карарга мөмкин. Әлеге видеоматериалларда һәр фән буенча имтихан белән бәйле нечкәлекләр ките­релә, әзерлек һәм аерым бирем­нәрне чишү белән бәйле киңәш­ләр бирелә.
Шул ук вакытта укучыларга социаль челтәрләрдәге ялган мәгълүматлардан да сак булырга кирәк. Башкортстан Мәгариф министрлыгы үткәргән Интернет-сайтлар мониторингы нәтиҗәләре буенча, агымдагы елда йомгаклау аттестациясе, шул исәптән, БДИ уздыру турында дөрес булмаган мәгълүматлы язмалар ачыкланган.
Мәгариф министрлыгы укытучыларга, ата-аналарга, БДИ тапшырачак укучыларга рәсми сайтлардагы мәгълүматны кулланырга киңәш итә. Шулай ук, имтиханны оештыру һәм тапшыру мәсьәләләре буенча “кайнар линия” телефоны эшли. Аның номеры: 8 (347) 218-03-81, 218-03-28.
Укучылар, аларның әти-әниләре, шулай ук, педагоглар, оештыручылар ведомство бел­гечләренә БДИга кагылышлы барлык сораулар: имтихан процедурасы, биремнәрне тутыру, оештыру таләпләре белән мөрәҗәгать итә ала. БДИ барышындагы хилафлыклар турында да хәбәр итәргә мөмкин.
Читайте нас: