+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
5 февраль 2018, 12:22

БДИда яңа технологияләрне сынала

Бүген БДИ тапшыру пунктларында имтиханда катнашучыларның җаваплары язылган бланкларны электрон төргә күчерү һәм материалларның тулы комплектын басу технологиясен кулланып караячаклар. Мондый апробация республиканың 6 районында үтә.

Имтихан тапшырганда кулланылачак оештыру һәм технология мәсьәләләрен тикшереп карау әлеге чараның максаты булып тора. Апробация,шулай ук, имтихан тапшыручыларның нәтиҗәләрен төбәк һәм федераль дәрәҗәдә фәнни комиссия тарафыннан эшкәртүне һәм тикшерүне кертә.
Әлеге чарада 270 чыгарылыш сыйныф укучысы урыс теленнән имтихан биремнәрен үтәп караячак. Оештыру эшләрендә 50 оештыручы, 14 техник белгеч, 15 дәүләт имтихан комиссиясе әгъзасы, 6 җәмәгать күзәтүчесе катнаша.
Быел барлык БДИ тапшыру пунктлары да аудиторияләрдә контроль үлчәү эшләрен бастыру технологиясенә күчеп бетәргә тиеш. БДИда катнашучы бер укучыга тулы комплектны басу 20-30 секунд вакытны алачак. Сыйныфтагы 15 укучыга уртача алганда 10-12 минут эчендә тулы комплектны басарга мөмкин булачак.
Читайте нас: