+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
19 гыйнвар 2018, 12:18

БДИ фәннәрен сайладыңмы әле?

Бу көннәрдә чыгарылыш сыйныф укучылары дәррәү рәвештә БДИ тапшыру өчен гариза яза.

1 февральгә кадәр алар БДИ рәвешендә тапшырачак имтиханнарны сайлап өлгерергә тиеш.
Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары гаризаны - үзләре укыган мәктәптә, ә узган елда укуны тәмамлаганнар БДИга теркәү урыннарына яза. Елдагыча, математика белән урыс теле буенча имтихан тапшыру мәҗбүри.
Бүгенге көнгә 18 мең унберенче сыйныф укучысы БДИ тапшыру өчен гариза тапшырган да инде. Быел сынау тотучыларның гомум саны 1 февральдән соң билгеле булачак.

Читайте нас: