+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Образование
3 ноябрь 2017, 13:05

* Безнекеләр бит! Туган якны өйрәнәләр

Р.Шәрипов исемендәге Сабай һәм Таулар урта мәктәпләре укучылары республика конкурсында җиңү яуладылар

Ел саен Уфада тикшеренү эшләренең туган якны өйрәнүгә багышланган «Ватан юллары буйлап» дип исемләнгән республика конкурсы үтә. Аның максаты—балалар белән туристик-туган якны өйрәнү, тикшеренү эшен үстерү. Быел әлеге конкурс чикләрендә 1-5 класс укучылары арасында беренче тапкыр аның өстәмә этабы үтте.
I этап йомгаклары буенча финалга шушы номинациядә иң күп балл җыйган укучылар чакырылды. Сабай мәктәбеннән 6 класс укучысы Лилия Әхмәтгәрәеваның «Ике завод һәм профсоюзлар сарае төзегән музыкант Аршат Сабитович Ихсанов», Таулар мәктәбеннән 4 «б» класс укучысы Айсылу Галләмованың «Якташыбыз—Социалистик Хезмәт Герое Рәшит Нигъмәтуллович Мансуров» дип исемләнгән эшләре югары бәя алды (гыйльми җитәкчеләре Зенфира Рабисовна Сәитова һәм Гөлчирә Фәритовна Шәйморатова).
Шушы көннәрдә Балаларның туризм, туган якны өйрәнү һәм экскурсияләр савыктыру-мәгариф республика үзәге базасында конкурска йомгак ясалды. Укучылар тикшеренү эшләрен лаеклы тәкъдим иттеләр һәм җиңүгә ирештеләр. Көн вакыйгаларга бай булды. Республика мәктәпләре укучылары өчен Башкортстан тарихы музее буйлап экскурсия оештырылды. Конкурсны ачу тантанасыннан соң балалар тикшеренү эшләрен якладылар, аннары аларга мәдәни программа тәкъдим ителде. Балалар опера һәм балет театры музеенда булдылар. Сәяхәтне оештырган өчен, Р.Шәрипов исемендәге Сабай мәктәбе директоры А.Арслановка һәм шофер Р.Мостафинга рәхмәт белдерәбез.
Яшь туган якны өйрәнүчеләрне зур җиңүләре белән котлыйбыз!
Туган якны өйрәнү эше тагы да активлашыр һәм киләсе елда Бүздәк районыннан яңа җиңүчеләр белән танышырбыз, дип ышанабыз.
Конкурста җиңүчеләр Лилия Әхмәтгәрәева һәм Айсылу Галләмова үзәк директоры Лифанова Ирина Владимировна белән.
Читайте нас: