+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
4 август 2021, 10:10

"Волонтер вакциналанган булырга тиеш"

Көн саен Бердәм волонтерлык штабы волонтерлары ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләргә ярдәм итә. Әлеге штаб агымдагы елның июнь ахырында төзелгән һәм "Бердәм Русия" активистларын, ОНФ, "Без - бергә", "Җиңү волонтерлары", "Волонтер-медиклар", "Бердәм Русия Яшь гвардиясе" хәрәкәтләрен берләштерә.

"Волонтер вакциналанган булырга тиеш"
"Волонтер вакциналанган булырга тиеш"

Уфа шәһәреннән күп еллар мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүче волонтер Фаиг Гаджиев азык-төлек китергән. Мөрәҗәгать итүчеләр Уфа шәһәренең Черниковка микрорайонында гаилә тулай торагында яши. Гаилә башлыгы Александр вакытлыча эшләми, хатыны Альбина кибеттә эшли. Аларның өч кызы үсә: өлкәне Вероника 9нчы сыйныфка күчкән, Яна 3нче сыйныфка бара, ә кечеләре Доминикага 6 яшь.

Волонтер Фаиг Гаджиев һәрвакытта да кешеләргә ярдәм итәргә яраткан. Әле студент вакытта, Уфа нефть техник университетында укыганда ук ул волонтерлык хәрәкәтен оештыра. Алар ятим балаларга, өлкәннәргә ярдәм иткән. Соңрак "Җиңү волонтерлары" эшендә катнаша.

"Пандемия чорында волонтерлык белән активрак шөгыльләнә башладым, ул вакытта кешеләргә ярдәм кирәклеген аңладым, чөнки алар мондый хәлдә үз иреге белән калмаган. Үзизоляциянең авыр айларында мин аларга азык-төлек, шәхси саклану чараларын алып килдем. Күпме йөрү булды, хәзер инде санап бетерерлек тә түгел. "Кызыл зона"дагы табиблар белән очрашулардан соң мин кичекмәстән COVID-19дан прививка ясатырга карар иттем. Кешеләрнең бик нык авыруын, табибларның ничек эшләвен күрдем. Мин үземне һәм тирә-юньдәгеләрне якларга кирәклеген аңладым, чөнки волонтер өчен вакциналанган булу мөһим. Без гражданнарның, өлкән яшьтәгеләрнең дә, күпбалалы гаиләләрнең дә төрле категорияләренә йөрибез, аларга чир йоктырмаска кирәк», - дип ассызыклады Фаиг Гаджиев.

Бүгенге көндә волонтерлар сафында республиканың 8000дән артык кеше бар инде. Активистлар пандемиянең беренче көннәреннән үк кешеләргә ярдәм итә.

Фото: "Башинформ"

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2021-08-03/volonter-vaktsinalangan-bulyrga-tiesh-2449533

Автор:
Читайте нас: