+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
31 март 2021, 09:45

Эльвираның күптәнге хыялы - гамәлдә!

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында Октябрьскийда эшкуарларга эшне оештыруда ярдәм итү буенча чаралар комплексы тормышка ашырыла.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин

Октябрьский шәһәре эшкуары Эльвира Хәлилова 2019 елда эшкуарлыкны үстерү буенча муниципаль программа чараларын гамәлгә ашыру кысаларында эш башлаучы эшкуарга бизнесны үстерүгә бирелә торган субсидия рәвешендә алган ярдәм нәтиҗәсендә үз эшен башлап җибәргән. Старт капиталы ярдәмендә Эльвира Зөфәр кызы заманча матурлык салоны оештырып, күптәнге хыялын тормышка ашырырга булган.

Узган елда пандемия авырлыклары белән очрашуга карамастан, Эльвира Хәлилова бизнесны һәм эш урыннарын саклап кала алган. Бүген аның «Modelle» матурлык бизнес–салоны үсә. Салонда дүрт оста эшли, күп хезмәтләр күрсәтә.

Шәһәр буенча эш сәфәре кысаларында матурлык салонында шәһәр бизнес-шерифы Сергей Литов һәм шәһәр хакимиятенең эшкуарлыкны һәм кулланучылар базарын үстерү бүлеге башлыгы Руслан Гыйззәтуллин булганнар. Очрашуда эшкуарның бизнесны үстерү мәсьәләләре, шул исәптән киләчәккә планнары турында фикер алышканнар.

Фото: srk.nationalpriority.ru сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/Elvirani-k-pt-nge-hiyali-gam-ld-739835/
Читайте нас: