+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
31 март 2021, 09:45

Бакалыда югары тизлекле Интернет булачак

Башкортстанда гомумдәүләт проекты башлангычы белән Бакалы районында 10 авылны югары тизлекле интернетка тоташтырачаклар.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин

Башкортстанда «Уңайлы интернет» программасы кысаларында агымдагы елда 262 торак югары тизлекле Интернет белән тәэмин ителәчәк.

Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте аңлатканча, Башкортстанда "Санлы икътисад" гомумдәүләт проекты кысаларында "Уңайлы интернет" төбәк проектын эшләтеп җибәрделәр, аның инициаторы республика Хөкүмәте һәм "Ростелеком" предприятиесе булды. Программа кысаларында республиканың 262 торак пунктында яшәүчеләр, шул исәптән Бакалы районының 10 авылында яшәүчеләр югары тизлекле интернетны, санлы телевидение һәм оптик элемтә каналлары буенча телефония тоташтыру мөмкинлегенә ия булачак.

Бакалы районы хакимиятендә Интернетның Тукбирде, Яңа Балыклы, Киләй, Иске Кәстәй һәм Әхмәт авылларында эшләтеп җибәрелүе турында сөйләделәр. Бу авылларда 250дән артык хуҗалык заявка биргән инде һәм цивилизация уңайлыкларыннан файдалана.

Фото: bakaly.bashkortostan.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/Bakalida-yugari-tizlekle-Internet-bulachak-740115/
Читайте нас: